Татарстанның муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә республика ветераннары арасында сигезенче тапкыр “Балкыш” үзешчән башкаручылар фестивале уза.
5 нче марттан фестивальнең җиде зонада икенче этабы башланды. Бу Арча, Кукмара, Алексеевск, Буа раойннарында, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә. 8 һәм 10 апрелдә Казан шәһәрендә уза. Биредә лауреатлар билгеләнә. Гала-концертлар өчәү була. Алар апрель, май азагына һәм октябрь аена билгеләнгән. Әлеге фестивал ике елга бер үткәрелә , шуңа ул быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Катнашучылар саны да елдан ел арта. Әлеге фестиваль Хөрмәтле ветераннар өчен, үзләренең сәләтләрен, талантларын күрсәтеп, аралашу мәйданчыгы да булып тора.