Татарстанда балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. 2019 нчы елда балигь булмаган 19 бала автомобиль тәгәрмәче астында калган. Әлеге мәгълүматны республика ЮХИДИ Идарәсендә узган матбугат конференциясендә китерделәр. Ә 2020 нче ел башыннан алып, Татарстандагы юлларда аварияләр ун процентка арткан. Гыйнвар аенда гына да 354 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 29 кешенең гомере өзелгән. Кешеләр үлеменә китергән аварияләр арта. 12 нче февраль төнендә Казанның академик Сахаров урамында чит ил машинасында баганага бәрелеп, ике яшь кеше үлде, пенсия яшендәге бер кешены чит ил машинасы таптады. Күп очракларда фаҗигаларның сәбәбе – юл-транспорт кагыйдәләрен үтәмәүдә, юлларда йөргәндә сак булыгыз.








