Татарстанда бөтенроссия конкурсында иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын сайлап алачаклар. Быел анда катнашырга Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре мәктәпләрендәге татар теле һәм әдәбияты буенча 237 укытучы һәм Россиянең 12 төбәгеннән 23 педагог гариза биргән.
Конкурсның йомгаклау этабында республиканың 15 муниципалитетыннан иң яхшы 20 укытучы һәм федерациянең 12 субъектыннан 12 педагог ярыша. Җиңүчене 19 сентябрьдә Казанда игълан итәчәкләр.