Урыны белән кыска вакытлы яңгыр. Яшен. Исегезгә төшерәбез, республикада 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим гамәлдә. Бу чорда республиканың бөтен территориясендә учак ягу, көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру тыела, шулай ук , бакчачылык ширкәтләре яки балалар лагерьлары территориясендә ризык әзерләү тыела. Бу чикләү ресторан, кафе, барларга һәм башка җәмәгать туклануы объектларына кагылмый.