Регина Гаделшина күптән түгел төзелеш көллиятен тәмамласа да, авылга кайтып табиб ярдәмчесе вазыйфасын башкарырга була. Аның өчен Регина берничә ай дәвамында махсус уку программасын үзләштерә.
Тиздән Регина фелдшерга ярдәмгә кайта, бу яңалык медицина хәзмәткәрләрен дә бик куандырды.
Хәзерге вакытта ир-атлар диспансеризация үтә. Регина һәрбер йортка үзе килеп тикшерүләр үткәрә, мәсәлән, кан басымын үлчәп карый, барлык күрсәткечләрне махсус дәфтәргә язып бара һәм әлеге күрсәткечләрне табибларга җиткерә.
Биектау районың хастаханәсендә булачак табиб ярдәмчеләре өчен шулай ук уку-укыту программасы бара, биредә 22 укучы утыра. Укучылар Биредә лекция һәм практик биремнәр үтиләр, медицина көллияте укытучылары бирегә махсус дәрес бирергә кайтканнар.
Әлеге дәрестә укытучы укучыга кул сынган очракта ничек итеп дөрес бәйләп куярга икәнен өйрәтә. Беренче тапкырдан гына барып чыкмаса да, куркыныч түгел, иң мөһиме өйрәнү. Биредә укучылар төрле һөнәр ияләре.
«Фельдшер ярдәмчесе» проекты республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлангычы буенча эшләнгән. Хәзер укуны меңнән артык кеше уза. Алда тагын бер ай уку, аннары имтихан, диплом, яшәү урыны буенча эшкә урнашу.
Динә Нәҗметдинова, Алмаз Хакимов, Искәндәр Төмәнев.