9 нчы сентябрдә Татарстанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре яңадан эшли башлый.
Бәяләр продукциянең төренә бәйле рәвештә уртача ваклап сатудан түбәнрәк була. Бу хакта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.Ярминкәләр Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Чаллы һәм Яшел Үзән районының ике, Түбән Каманың өч мәйданчыгында һәм 14 муниципаль районда үткәрелә.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 23 декабрьгә кадәр атна саен эшли.