Татарстанда автомәктәпләр эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кайнар линия ачылды. 8 987 411 64 63
Хәзер теория һәм практикага сыйфатсыз өйрәтү, укытучыларның үзләрен дөрес тотмавы, белем алу турындагы сертификатны уку узган автомәктәптә бирмәүләре кебек кагыйдә бозулар турында экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтыратырга була.
Шулай ук Татарстанда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының рәсми төркеменә хәбәр җибәрергә мөмкин.