Татарстанда алдагы көннәрдә салкынча һава торышы булыр дип фаразлана. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Бүген, 13 майда, җылы көньяк-көнбатыш циклоны хакимлек итәчәк. Һава торышы тотрыксыз: салкын атмосфера фронты үзе белән яшенле яңгырлар алып киләчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге урыны белән секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Пәнҗешәмбе көнне, 14 майда республикага төньяк-көнбатыштан салкын һава киләчәк, температура фоны түбәнәячәк. Урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин. Төнлә һава температурасының 4 -9, көндез 12.- 17 градус җылы булуы көтелә.