Татарстанда эш атнасы җылынудан һәм яңгырдан башлана. Бу хакта республиканың гидрометүзәге хәбәр итә.
Бүген, 20 мартта, алмашынучан болытлы һава, яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр. Термометр баганасы 5 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда урыны белән көчле бозлавык.
Сишәмбе көнне, 21 мартта, төнлә республикада 2 градус булачак, көндез 9 градус җылыначак. Яңгыр көтелә.
Чәршәмбе көнне, 22 мартта, болытлы булачак, яңгыр явачак. Төнлә 4 градус, көндез — 9 градус.