Татарстанда ел башыннан алып 887 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу планның 30 процентын тәшкил итә.
Республика Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы буенча 20 мең 500 квадрат метр мәйданлы 363 фатирлы 11 йорт төзелгән. Күп фатирлы инвестицион торак программасы буенча 2020 елда Татарстанда 1 миллион 317 мең квадрат метр мәйданлы 177 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Татарстан шулай ук Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән алты илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Бу — «Демография», «Торак һәм шәһәр мохите», «Экология», «Мәгариф», «Сәламәтлек саклау» һәм «Мәдәният» проектлары. Аларны финанслау күләме 15 млрд сумнан артып китә.