Татарстанда 800дән артык автомобиль табигый газга күчерелгән. Соңгы вакытта бу сан яңа дәүләт программасы ярдәмендә арткан. Хәзер чыгымнарның төп өлешен дәүләт һәм Газпром оешмасы компенсацияли.
Автосервис эшчеләре автомобиль төбенә шөрепләрне җентекләп боралар, төп үткәргеч чыбыкларны аста калдыралар. Шулай итеп, машинаны табигый газга тоташтыралар.
Газ җиһазларын урнаштыру автосервисы җитәкчесе Денис Савельев : «баллон 80 литр газга исәпләнгән — ягьни 20 литр бензинны алыштыра. Автомобиль газда да, бензинда да йөри алачак.»
Бер баллон газ 200 чакрым ара үтәргә җитә. Машинаны башта ноукбук ярдәмендә программалаштыралар, аннан метанга күчерәләр.
Метанга күчкән машина бензинда эшләүче автомобильдән аерыла. Монда яңа элементлар өстәлә. Төп өстәмәләр -редуктор, форсункалар, багажниктагы баллон. Мондый җайланмалар тиз арада — 6 сәгать эчендә урнаштырыла.
Хәзер газга күчү экологик яктан гына түгел, икътисади яктан да отышлы. Россиядә 20 июльдән барлык процессны диярлек дәүләт, ә утыз процентын Газпром субсидияли. Автомобиль хуҗасы бәянең 10 процентын гына түли.
Газ баллоны җиһазларын урнаштыру компаниясе директоры Тигран Иванов: «Газпром үз машинасын газга күчергән һәр кешегә 25 мең экобус номиналы булган ягулык картасын бирә, хәзер ул 27меңгә арткан. Бу бонусларны ягулык заправкаларында алыштырырга була.»
Татарстанда хәзер транспортны15 оешма табигый газ белән тәэмин итә ала. Ә метанга 7 меңнән артык машина күчерелгән. Белгечләр фикеренчә, күпләр шундый машинага күчеп утырса — әйләнә-тирә мохиткә чыгарылган зарарлы матдәләр дә күпкә кимиячәк.
Айнур Вәлиәхмәтов, Сергей Павлухин.