Татарстанда 65 яшьтән олырак кешеләр өчен мәҗбүри үз изоляцияне тагын ике атнага — 26 июльгә кадәр озайттылар. Моңа кадәр чикләүләр 12 июльгә кадәр кертелгән иде. Әлеге карарга санитария-эпидемиологик хәлне һәм коронавирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып киленде. Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләр вируска тиз бирешәләр.