Бер атна эчендә Росгвардия һәм эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре хуҗаларыннан 40тан артык корал алган. Террорчылыкка каршы комиссия карары нигезендә, Татарстанда планнан тыш тикшерүләр уза. 45 мең кешедә корал исәпләнә. Тикшерүчеләр рөхсәт документларын, сейфларны, ачкычларның бары тик бер хуҗада булуын барлый.
Озак вакытлар тимер сейфта чит кешеләрдән яшеренеп сакланган кораллар хәзер тикшерүчеләрнең игътибар үзәгендә. Һәр коралны карыйлар.
Салкын корал саклауга рөхсәт алу гына аз . Росгвардия хезмәткәре лицензия вакытын, көпшәле мылтыкның торышын, сейфның биеклегенә кадәр тикшерә. Сейф ачкычы хуҗасы кулында гына булырга тиеш. Бу кагыйдәләрне күп еллар дәвамында корал тоткан Алексей Федоров төгәл хәтерли.
Террорчылыкка каршы комиссия карары нигезендә, планнан тыш тикшерүләр бөтен республикада уза.
Күпчелек очракларда корал саклау шартлары үтәлмәгән.
Моңа кадәр белгечләркорал тотучыларның фатирынаелына якынча бер тапкыр гына тикшерүгә килсә, хәзер таләпләр катгыйлана. Бер атна эчендә ике мең корал тотучы янында булганнар.
Айнур Вәлиәхмәтов, Айрат Каюмов, Татарстан яналыклары.