Аеруча, тавыш бирүдә Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Питрәч районнарында һәм Чаллы шәһәрендә яшәүчеләр актив катнаша. Тавыш бирү 30 нчы апрельгә кадәр ачык Татарстан порталында дәвам итә, шул ук вакытта Республика дәүләт хезмәтләре порталында авторизация узарга, яки «Республика хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан файдаланырга мөмкин.
Быел Татарстаннан территорияләрне төзекләндерү өчен Бөтенроссия тавыш бирүендә, барлык 45 муниципаль берәмлектә 273 иҗтимагый киңлек катнаша, шулай ук мең ярым ишегалды керде.