Татарстанда 26 районда чәчүгә керешкәннәр. Нурлат, Азнакай, Актаныш, Зәй, Чирмешән районнары узган атнада ук бөртеклеләрне чәчүгә тотынганар иде. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Татарстанда 24 мең гектардан артык мәйданда бөртекле культуралар чәчелгән. Быел чәчү мәйданы 2 миллион 700 мең гектарда, бу узган еллар дәрәҗәсендә. Шикәр чөгендере 52 мең гектарда, рапс 144 мең гектарга якын мәйданда, көнбагыш 187 мең гектарда, бәрәңге 43 мең гектарда игелә.
Көзге культуралар 472 мең гектарда чәчелгән, алар нигездә яхшы кышлаган. Хәзер кыр эшләрен үткәрү өчен шартлар уңайлы. Сироптиклар көндез көннәрнең җылынуын фаразлый, җир дымлы чакта чәчүне тиз башкарып чыгу мөһим.