Сораштыруда бер генә тапкыр катнашырга мөмкин. Тавыш бирү 30 нчы апрельдә тәмамлана.
Быел парклар һәм скверлар исемлегенә Казанның 24 объекты кергән. Моннан тыш, татарстанлыларның «Безнең ишегалды» республика программасы буенча өстенлекле тәртиптә төзекләндереләчәк 200 йорт территориясен сайлап алу мөмкинлеге бар. Казанда күпфатирлы 452 йортның ишегалларын яңарту күздә тотыла. Сораштыруда 14 яшьтән өлкәнрәк һәркем катнаша ала. Моның өчен Респбулика дәүләт хезмәтләре порталыннан яки «ТР хезмәтләре» мобиль кушымтасыннан файдаланырга кирәк.