Быел «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча республиканың 40 муниципаль берәмлегендә 1 200 ишегалды территориясен төзекләндерү бурычы куелды.
Барлыгы 9 миллиард сумлык эш башкарылыр дип көтелә. Акча Президент тарафыннан бюджеттан тыш чыганаклардан бирелә. Комплекслы проектлауга аерым игътибар бирелә. Хәзергә Татарстанда 2 мең 167 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. 660 меңнән артык кеше яшәгән территориядә уңайлы, җайлы ишегаллары барлыкка килгән. Ә Әтнә, Әлки, Кайбыч, Яңа Чишмә, Теләче районнарында ишегаллары тулысынча яңартылган.