Татарстанда 11 октябрьдән ковидтан саклану чаралар катгыйлана. Яңа чикләүләр барлыкка килә: 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен изоляция һәм җәмәгать урыннарына бару кагыйдәләре үзгәрә.
Дүшәмбедән-театрлар, кинотеатрлар, цирк, концерт заллары 50 процент тулган очракта гына эшли. Әмма кеше саны тулаем 500дән артмаска тиеш. Оештыручылар чарага кадәр 7 көн кала оперштабка хәбәр итә. Хезмәткәрләр һәм килүчеләргә вакцинация узу турында сертификат яки шушы араларда авырып терелгәне турында белешмә күрсәтү мәҗбүри. Шул очракта гына спорт, күңел ачу, мәдәни чаралар үткәрергә мөмкин. Кунакханәләрне һәм хостелларны яртылаш тутырырга гына рөхсәт ителә.
Шулай ук дүшәмбедән рестораннарга һәм кафеларга, спорт үзәкләренә, бассейннарга, фитнес үзәкләргә, аквапаркка, һәм сәүдә-күңел ачу үзәкләренә гамәлдәге куар код белән генә эләгергә мөмкин . 11 октябрьдән вакцинация узмаган 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен мәҗбүри изоляция режимы кертелә. Өйдән бары тик поликлиникага, вакцинация ясатырга, ашыгыч ярдәм кирәк очракта, якындагы кибеткә чыгарга мөмкин. Шулай ук өй янынан ерак китми генә урамда этләрне йөртергә рөхсә ителә. Эш бирүчеләр, 65 яшьтән өлкән хезмәткәрләрне дистанцион режимга күчерергә тиеш. Татарстанда вакцинация пунктлары атнага 7 көн эшли, сәүдә үзәкләрендә һәм мәдәният йортларында өстәмә рәвештә мобиль пунктлар да ачылды.
.