Яңа уку елы яңача башланды. Татарстан мәктәпләрендә укучы башлынгыч сыйныф укучылары 1нче сентябрьдән бушлай ашый. Аны Татарстанның азык-төлек һәм социаль туклану депратаменты оештыра. Кайнар азык, камыр ризыклары, ярымфабрикатлар, төрле эчемлекләр һәм сөт продуктлары. Рестораннар да көнләшерлек төрлелек. Азык-төлек һәм социаль туклану департаментыннан, әлеге ризыкларны Казан мәктәпләренә әзерләп җибәрәләр.
Укучыларның туклануы сыйфатлы, төрле булырга тиеш. Монда, мәсәлән, 2 атнага меню тәкъдим ителгән. Төрле котлетлар, гарнирлар, яшелчә һәм җиләк-җимеш. Уку арасындагы тәнәфесләрдә балаларның өстәлендә иң тәмле ашамлыклар булырга тиеш.
1 мартта Владимир Путин башлангыч сыйныфларны бушлай тукландыру турындагы законга кул куйды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән, Татарстанда 1 сентябрьдән үк 72 мең укучы көн саен бушлай кайнар ризык белән туклана. Президент үзе дә ризыкның сыйфатына инанды. Ә Казан мэры Илсур Метшин балык котлетларын да татып карады.
Департамент цехларыннан Казан һәм республиканың 6 районы мәктәпләренә көн саен 100 меңнән артык төргәк ризык җибәрелә. Башкаларына ярымфабрикатлар китерелә. Сыйфатны шунда ук лабораториядә дә тикшерәләр. Департаменттан ашамлыклар Казандагы 163 мәктәпкә җибәрелә.
Мурат Метшин, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.