Татарстанд абыел 6 мең акыллы домофон урнаштырылачак. Узган ел республикада домофоннарн ыалыштыру башланды инде. Бу яңа системалар, алар, төп функциядән тыш, видеокүзәтү, хәвефле датчикларны тоташтыру, смартфонга хәбәр җибәрү мөмкинлегенә ия. Ел ярым эчендә 8 меңгә якын шундый җайланма барлыкка килде, алар 222 меңнән артык фатирны колачлады. Географик мәгълүматларга караганда, күбрәк акыллы домофоннар белән Чаллыда һәм Бөгелмәдә куллананлар.