Татарстан журналистлар берлегендә «Сөембикә» журналының хезмәт коллективы белән очрашу үткәрелде. Остазлар Сөембикә журналының хезмәт ветераннары , ә һөнәри киңәш алырга килүчеләр – студентлар. Хөрмәтләү һәм тәҗрибә мәйданчыгына әверелгән чарадан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Алар башка буын. Чор һәм таләпләр, аның үзкыйммәтләре тамырдан үзгәрде. Фотоаппарат та, камера да, диктофон да, монтажлау програмалары да аларның һәрвакыт үзе белән. Әнә шул кечкенә генә телефонда. Шуңа да аларга журналистиканың үсеш баскычларын , бигрәк тә гасырдан артык тарихы булган татар журналистикасының үткәнен сөйләп кенә түгел әнә шулай күрсәтеп аңлату үтемле.
Эшчәнлеге белән тулы бер чорны гәүдәләндергән, журналистлар укытуга, гомумән журналистика үсешенә биниһая өлеш шәхесләр турында музейларда сакланган фотосурәтләр , шәхси әйберләре аша өйрәнәбез. Ярый әле Татарстан журналистикасы тарихы музее бар. Биредә хатын-кызларга багышлап чыгарылган бердәнбер журнал турында шактый мәгълүмат тупланган. Әмма бүген ул хакта Сөембикә журналының күренекле журналистлары үзләре сөйләде. Журнал гаилә җылысы, әниләр сүзе кебек мәңгелек темалар белән эш итте. Һәр язма безне уйландыра торган, кешелекне кеше итеп яшәтә торган темаларны яктырта.
Зур тиражлы журналны Исеменә лаек итеп чыгару максаты куела. Яңа сәхифәләр ачыла. Ак калфак хатын кызлар җәмгыятенә нигез салынып , ул да матур гына эшшчәнлеген башлап җибәрә. Ә аннары Сөембикә журналының сәяхәт чоры башлана. Яңа җитәкче , яңа эзләнүләр. Әле дә ул елларны сагынып яшим ди Фирая Бәдретдинова.
Тирән уйландырган елларда журналның күзгә күренеп үзгәрүен, төрледән-төрле темаларны колачларга тырышуын укучылар да сизде әлбәттә. Асыляр кушымтасы чыга башлады. Хат язышу бетеп барган заманнардада укучылар “Сөембикә” журналына битараф калмады. Хатлар капчыкларп килә илде дип искә алалар. Хәзерге арлашу бөтенләй башкача. Яңа заман, яңа формат.
Лариса Маликова җитәкчелек вазыйфасына кадәр 1990 елдан башлап әлеге журналда чыныгу алган. Студентларга сөйләр сүзе күп. Әлбәттә башта ветеран журналистлар белән таныштырды. Ә аларның һәрберсе үз эшенең , үз темасының аяклы энциклопедиясе. Алар бер генә сорауны да җавапсыз калдырмый.
Журнал тарихында ир-ат исеме аз. Аның Беренчесе рәсми мөхәррире Ягъкуб Хәлили. Чынлыкта Әсма ханым җитәкчелек иткән. Ә Икенчесе – журнал укучыларына , бик күп гамле сүзе белән мөрәҗәгать иткән язучы публицист Марат Әмирханов. Ул студентларга журнал аша язучы булып китү мөмкинлекләрен аңлатты, ә аның өчен белемле һәм кызыксынучан булырга кирәк.
Кызыклы очрашуны — журналистлар берлеге рәисе урынбасары Раилә Фәтхетдинова оештырган. Биредә гаммәви чаралар редакциясе хезмәткәрләре белән күмәк һәм шәхси очрашулар үткәрелеп килә. Бу юлы очрашудан тыш “Сөембикә” журналы ветераннарына Өлкәннәр декадасы уңаеннан Берлек әзерләгән бүләкләр дә тапшырылды.
Мөршидә Җиһан. Александр Решеткин Татарстан яңалыклары.