Татарстан – үзеңне тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр территориясе. Республикада яшьләрнең үзләрен реализацияләү өчен нинди шартлар тудыралар? Яшьләр сәясәтенең нинди мәсьәләләре борчый? Бу хакта бүген, 17 августта, #Татарстан-Онлайн программасының туры эфирында Татарстан Республикасының яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов сөйләргә җыена.
Шулай ук ул кергән сорауларга да онлайн режимда җавап бирәчәк. #Татарстан онлайн программасы көндезге сәгать икедә ВКонтакте, сыйныфташлар сайтларының рәсми төркемнәрендә һәм YouTube платформасында башлана.
Программа барышында социаль челтәрләрдән файдаланучы һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә ала – аларның иң мөһимнәренә спорт министры туры эфирда җавап бирә, ә калган кулланучыларга конкрет сорауларны комитет вәкилләреннән алырга мөмкин.