21- 24 май көннәрендә Казанда Мөхәммәтъяр исемендәге Халыкара әдәбиятлар фестивале булып узды. Тулырак Фәннур Хәсәнов видеоязмасында.
Бәйрәм кунаклары Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белән танышып, “Мирасханә” язма һәм музыкаль үзәктә булып үткәннән соң, очрашып-аралашу, Татарстан Язучылар берлегендә, “Халыклар дуслыгы-әдәбиятлар дуслыгы- хезмәттәшлек перспекпивалары” темасына Түгәрәк өстәл кысаларында, Фестивальдә катнашучы авторларның әсәрләре тупланган җыентыкларны һәм татар телендә дөнья күргән казах әкиятләре китабын тәкъдир итү белән дәвам итте.
Татарстан Язучылар берлеге оешуга 90 ел тулу һәм Мөхәммәтъяр исемендәге Халыкара әдәбиятлар фестиваленә багышланган тантаналы кичәгә бик күп кунаклар чакырылган иде.
Әлеге фестивальдә Әзербәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан илләреннән, Башкортостан, Саха-Якутия, Чувашия, Дагстан, Кабардин –Балкар, Карачай-Чиркәс Республикаларыннан әдипләп, нәширләр, һәм бик күп санлы Татарстан вәкилләре катнашты.
Татарстан Язучылар берлеге 1936 елда оеша. Бүген Татарстан Язучылар берлегендә 336 язучы бар. Язучылар берлегенең бүгенге вазифасы – татар язучыларының яңа буынын тәрбияләү, талантлы яшьләрне барлау, аларны үз вакытында күреп алу, дөрес юнәлешләр биреп, меңьеллык татар әдәбияты үрнәкләрендә иҗатка тарту.
Чара барышында, хакимият вәкилләре бәйрәм белән котлап, татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен үстерүгә, әдәби бай мирасны буыннан-буынга тапшыру эшенә зур өлеш керткән шәхесләрне Рәхмәт хатлары, күкрәк билгеләре, кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләде, изге теләкләрен җиткерде.
Фәннур Хәсәнов, Ирек Хәмидуллин.