Татарстан ветераннарының төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе итеп яңадан Хәбир Иштирәков сайланды. Узган биш ел эчендә ветераннар Советы республиканың барлык мөһим вакыйгаларында катнашты. Иң мөһиме-Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек. Республиканың ветераннар оешмасы 55 җирле структураны һәм 45 мең активистны үз эченә ала. Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов ветераннар активы эшенә югары бәя бирде.