Татарстан ветераннары җәмәгать оешмасы төзелүгә 35 ел тулды. Менә ун ел инде оешманы Хәбир Газиз улы Иштирәков җитәкли. Ветераннар һәр җирдә үрнәк, башлап йөриләр. Һәвәскәр башкаручыларның “Балкыш” фестивале, һөнәрчеләрнең “Оста куллар” күргәзмәләре, башка күп кенә чаралар өлкәннәрнең яшәешен тагын да ямьли, гомерләрен озайта.
Татарстан радиосының турыдан-туры эфиры ветераннар оешмасының күркәм эшләренә багышланды. Хәбир Иштирәков барысын да тәфсилләп сөйләде, тыңлаучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Студия кунагына без дә берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.