Аномаль эсселек аркасында Татарстанда урманнарда янгын куркынычы көчле. Аерым районнарда температура 34 градус дәрәҗәсендә фаразлана. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов хәбәр итә.
«Татарстан территориясендә тәүлеклек уртача температура югары булган эссе һава саклана. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, 28 июньгә кадәр республикада урыны белән урманнарның югары янгын куркынычы саклана, аерым районнарда урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә», — диде ул.
21 июньнән республика территориясендә Питрәч, Биектау, Тәтеш, Буа, Кама Тамагы районнары һәм Казан шәһәр округы территориясендә урманнарның янгын куркынычы югары. Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы Апас, Кайбыч, Әлмәт һәм Зәй районнары территориясендә көтелә,-дип искәртте Зарипов.