Татарстан укучыларын «Мәктәп, мин сине сагынам!» дигән Бөтенроссия рәсемнәр бәйгесендә катнашырга чакыралар. Гариза бирү кампаниясе 28 августка кадәр дәвам итәчәк.
Конкурста гомуми белем бирү учреждениеләре, сәнгать, якшәмбе мәктәпләрендә укучылар, иҗтимагый оешмаларда тәрбияләнүчеләр үз көчләрен сынап карый ала. Рәсемнәр бәйгесе укучыларның иҗади сәләтләрен ачу, мәктәпкә, укытучыларга, сыйныфташларга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән.