Татарстан туристлар өчен иң популяр сәфәрләр өчлегенә керде. Авиа-билетларга ихтыяҗ күләме кырык процентка диярлек арткан. Аеруча туристлар Казанны күрергә килә.Башкалабыз- кунакларга нәрсә тәкдим итә? Хәбәрчебез өйрәнде
Әлегә Татарстанда пандемия белән бәйле чикләүләр сакланса да туристлар өчен сайлап алу мөмкинлеге бар. Мәсәлән, Кремль яры буенда велосипед прокаты эшли.
Велисопедта йөрүдән тыш та спорт мәйданчылары да күп. Әмма туристлар аеруча Аккош күлендәге Вейк-паркны үз итә. Әлбәттә беренче тапкыр су өстеннән җилдергәндә егылмаган кеше сирәк, ләкин өйрәнеп алгач биредән китәселәре дә килми. Татарстанда шулай ук Мең дә бер ләззәт дигән экскурсия программмасы да популяр .
Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов: «Мең дә бер ләззәт дигән экскурсия ике көнгә исәпләнгән, иртәге һәм көндезге аш бирелә. Бәясе бер кешегә 2200 сум.»
Әлеге ике көнлек программа туристларга Татарстанның Саба, Кукмара һәм башка районнарындагы уникаль урыннарны ачарга ярдәм итә.
Мөршидә Җиһан, Мурат Метшин, Дамир Мөхәмәтханов.