Татарстан территориясендә кош гриппы кабынуы куркынычы югары. Бух акта Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин хәбәр итте.
Авыру 54 илдә теркәлгән. Россиядә ел башыннан 37 вирус очрагы ачыкланган, шул исәптән җидесе — йорт кошлары арасында, 30ы — кыргый кошлар арасында. Ветеринария идарәсе билгеләп үткәнчә, йктыру куркынычын күрше республикалага да бәйле.Очраклар Марий Эл, Удмуртия һәм Киров өлкәсендә теркәлгән. Кошлар Гриппы — вируслы авыру, ул кан әйләнеше һәм үзәк нерв системасын, сулыш һәм ашкайнату органнарын зарарлый. Бүгенге көндә республикада кош үрчетүче хуҗалыкларга кисәтү ясалды. Төбәктә вирус эпидемиясенә юл куймас өчен мониторинглар. оештырылды