Вахтангов сәхнәсеннән «Иң яхшы спектакль. Драматик театр” номинациясендә утызынчы «Алтын битлек» премиясе җиңүчесе игълан ителә.
Камал театрының миллионлаган тамашачысы һәм жюри әгъзаларының күңелен яулаган “Болганчык еллар. Мөһаҗирләр”.
«Әкият» курчак театрының “Авиаторы” «Иң яхшы спектакль» һәм «Иң яхшы режиссер», ә Дилүс Хуҗәхмәтов «Иң яхшы актер эше» номинациясендә бүләкләнде.Кариев театры артистлары Альбина Гайзуллина һәм Булат Гатауллин Мәскәүдә беренче алтын битлекләрен алдылар.
“Рөстам маҗаралары” спектаклендә алар 16 төрле роль башкара. Аларның бүләкләре — «Ил язмышын күздә тоткан һәм милли эзләнүләр өчен махсус жюри премиясе”.