Мәскәүдә узган Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасында Татарстан театрлары 6 «Алтын битлек»кә ия булды.
«Әкият» курчак театрының «Авиатор» спектакле өч номинациядә премия яулады. Иң яхшы актер эше, иң яхшы режиссер һәм иң яхшы спектакль. Шулай ук, Кариев театрының “Рөстәм маҗаралары” спектакле дә махсус бүләккә ия булды. Ә Камал театрыннан “Болганчык еллар. Мөһәҗирләр” спектакле Милли театр премиясенең “Зур формадагы иң яхшы драма спектакле” һәм “Костюмнар буенча иң яхшы рәссам” номинациясендә лауреат исеменә лаек булды.