Чынлыкта Кыям Абрамовның фамилиясе Ибраһимов. Аның ничек үзгәрүе хакында китапта тәфсилләп язылган махсус мәкалә бар . Тумышы белән Кыям Абрамов Буа районының Иске Тинчәле авылыннан.Әлеге китапны булдыруда башлап йөрүче Марс Алиев Кыям Алимбәк улының нәсел дәвамчысы.
“Татптицепром” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең директорлар советы рәисе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы , профессор Марс Алиев
Нәкъ шул еллар Татарстан автономияле республикасының үсеш чоры.Казанда синтетик каучук, авиация, моторлар төзү, кинотасма заводлары, электр станцияләре төзелә.ТАССРда нефть табу эше дә Кыям Абрамов җитәкчелегендә башлана. Казан химия-технология , Казан авиация институтлары ачыла. Бу уңышлар ил җитәкчелеге тарафыннан да югары бәяләнә.
Авыл хуҗалыгы тарихы музее җитәкчесе Наил Сабиров
«Ике бишьеллык нәтиҗәләре өчен» Кыям Абрамовның үзенә дә 1935 елда Ленин ордены бирелә. Гади генә авыл малаеның хөкүмәт рәисе дәрәҗәсеннә ирешүенең тамырлары бик тирәннән килә. Тормышның ачысын –төчесен балачактан ук татый башлый.
Әлеге китапта дәүләт эшлеклеләре , тарихчлар сүз ала. . Татарстанның беренче президенты Мнтимер Шәймиев Кыям Абрамовны талантлы дәүләт эшлеклесе буларак тасвирласа , Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны татар иктисады могҗизасының архитекторы дип атый.
Нәкъ менә Кыям Абрамов СССР конституциясе проекты тикшерелгәндә, ТАССРга союздаш республика статусы бирүне сорый. Әмма ни кызганыч, бер елдан соң ул кулга алына. «Инкыйлабка каршы троцкийчы-милли террор оешмасы оештыру»да гаепләнеп, атарга хөкем ителә. 1938 елның 9 маенда Казанда атып үтерелә.
Озак еллар аның исеме лаексыз рәвештә онытылып килде. Әлеге китап халкыбызның тагын бер хаксызга рәҗетелгән бөек улына багышланган рухи ядкәр.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов Татарстан яңалыклары