Эчке таможня контроле коллективлары арасында 2019 елдагы эш нәтиҗәләре буенча Татарстан таможнясы иң яхшысы дип танылды. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Ведомство өчен бу инде ел саен үткәрелә торган Идел буе таможня идарәсе конкурсында рәттән икенче җиңү. Ведомство структурасына Әлмәттә, Казан аэропортында, Алабугада, Казанда, Казан почтасында, Чаллыда, Түбән Камада — барлыгы 7 пост керә. Төбәктә 18 вакытлыча саклау,таможня складлары, халыкара почта алмашу урыны, шулай ук ике махсус икътисади зона эшли. Татарстан таможнясы эшли торган төбәктә тышкы сәүдә әйләнеше узган ел 307 миллион сумнан артып киткән. Төп сәүдә партнерлары — ерак чит илләр. Экспортта иң зурлары — Сербия, Согуд Гарәбстаны, Үзбәкстан, ә импортта — Германия, Төркия һәм Италия.