Ил Президентын җәмгыятьтә һәм хәзерге сәяси даирәләрдә моңа кадәр күрелмәгәнчә хуплыйлар. Бу хакта «Сообщество» төбәк форумының пленар утырышында хәбәр иттеләр. Ул Казан Экспо — мәйданчыгында онлайн трансляцияне исәпкә алып, гражданлык активистлаын, бизнесменнарны, коммерциячел булмаган оешмалар һәм хакимият вәкилләрен җыйды.
Марат Ильясов-мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тренажерлар уйлап тапкан. 15 ел элек үзе авариягә очраганнан соң. Ә аннары Президент грантлары акчасына башка тренажерлар да эшләнде.
Әлеге һәм башка проектларны «Сообщество»форумы мәйданчыгында күрсәттеләр.
Форумның темасы: «Россия: мәдәниятләр күптөрлелеге, гражданнар бердәмлеге».
«Сообщество» форумы — җәмгыять, бизнес, хакимият вәкилләренең үзара хезмәттәшлегенең абруйлы мәйданы.
Онлайн аудиторияне исәпкә алып, төбәк форумы ике мең биш йөз кешене, Донецк һәм Луганск халык республикклары, 20 чит ил экспертын җыйды.
Инна Данилова, Дамир Мөхәммәтханов, Татарстан яңалыклары.