Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Федераль Җыенның Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны теркәү башлану турында сүз барды.
Көн тәртибендә барлыгы 12 мәсьәлә иде. Республика Президентына кандидатлар, эфир вакытын бүлү буенча җирәбә салуны үткәрү турында халыкка мәгълүмат бирү чараларын, тавыш бирүне имин шартларда оештыру буенча фикер алышынды.
Татарстан сенаторы Олег Морозов Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Ул Түбән Кама сайлау округы буенча Россия Дәүләт Думасына сайлауларда сайланачак. Тавыш бирү 13 сентябрьдә узачак. Моңа кадәр Олег Морозов ишегалларында һәм зур булмаган мәйданчыкларда яшәүчеләр белән берничә очрашу уздырырга планлаштыра.