Татарстанда дарулар белән проблема юк һәм булмаска тиеш. Складларда хастаханәләр өчен өч миллиард ярым сумлык запас бар. Дару препаратларына даруханә челтәрендә дә кытлык юк.
Фармацевт бер үк вакытта бер клиентка телефон буенча дару препаратлары булуын раслый, икенчесенә дару сата. Медикаментлар җитәрлек.
Татарстанлылар даруларны күпләп сатып алмый башлады. Кирәкле препаратларга бәяләр күтәрелер, дигән шик тә юк. Барысы да ныклы контрольдә.
Илебездә җитештерелгән препаратлар еш кына чит илнекеннән күпкә арзанрак була. Алар дәвалалану өчен яхшырак та әле, — дип саный ташламалы дарулар алучы Диана Пирожкова.
Хастаханәләрдә дә дарулар белән тәэмин итүдә проблемалар юк. «Таттехмедфарм «складларында гына да хастаханәләр өчен өч миллиард ярым сумлык дару бар.
Инде хәзер үк Татарстанда икенче яртыеллыкка товар җибәрүне көтәләр – кайбер препаратлар республикага билгеләнгән вакыттан алданрак та киләчәк.
Инна Данилова, Таһир Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.