Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» конкурсында җиңү яулаган Татарстан предприятиеләренә бүләкләр тапшырдылар.
Бүләкләнүчеләр арасында — судно төзүчеләр, торбалар җитештерүчеләр, сөт, икмәк комбинатлары бар. Барлыгы алтмыш предприятиедән 110 төр продукция һәм хезмәт тәкъдим ителгән. Шуларның 38 е лауреат булды. Тантана палатаның йомгаклау коллегиясе кысаларында узды. Шунда ук киләчәккә планнар да билгеләнде. Игътибар үзәгендә — Инновацияләр, конкурентлыкка сәләтле продуктлар җитештерү. Эшмәкәрләрнең яшь буынына бизнес тәҗрибәсен тапшыруның мөһимлеге билгеләп үтелде.