Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Рос атом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, видеоконференция режимында Иннополис махсус икътисади зонасында белешмәләрне эшкәртү һәм саклау үзәге төзелешен башлап җибәрү тантанасында катнашты. «Иннополистагы бу проект «Росэнергоатом» концерны тарафыннан Татарстан Хөкүмәте белән хезмәттәшлек турында меморандум һәм дәүләт программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Төзелешне 2021 елның 2 кварталында башлап җибәрү каралган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан «Росатом» белән актив хезмәттәшлек итә. Цифрлы икътисад өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла.