Казанда «Алтын мөнбәр» Халыкара кинофестивале тәмамланды. Фестивальнең девизы барлык милләтләрне дуслыкка чакыра.
18 нче Казан халыкара «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең ябылу тантанасы тамашачыларны, киноиндустрия вәкилләрен һәм сәнгатьне яратучыларны җыйды. Танылган һәм башлап килүче актерлар, сценаристлар һәм режиссерлар затлы киемнәрдән Кызыл келәм буйлап чыкты.Галиәсгар Камал исемендәге театрда алты көнлек фестивальгә йомгак ясадылар.
«Кинофестиваль – ул уникаль мәйданчык, бу зур тормыш процессында катнашучыларның һөнәри үсеш мәктәбе. Бу үзеңне хезмәттәшләрең белән чагыштырып карау мөмкинлеге. Фестиваль халыкара гуманитар элемтәне ныклап урнаштыруга зур өлеш кертә», — дип котлады гуманитар номинациядә җиңүчене ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов.
Фестивальнең 6 көнендә кинотеатрларда һәм ачык мәйданчыкларда 141 фильм күрсәтелде. Гран-прины Татарстан режиссеры Рәүф Кубаев «Телсез күке»фильмы өчен алды.