«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» дип исемләнгән республика фото-конкурсына гаризалар кабул итү тәмамлана. Әлеге бәйгене Татарстанның урман хуҗалыгы министрлыгы оештыра.
Фото-конкурста Республиканың мәктәп урманчылыкларында шөгылләнүче балалар катнаша ала. Бәйге 3 номинациядә, ягъни «Агачлар утырту –җирне дәвалау», «яшь урманчылар табигать сагында» һәм «урман орлыктан башлана» дигән темаларга багышлана. Барлык эшләр 1 декабргә кадәр кабул ителә.Ә нәтиҗәләр, 31 декабрьдә билгеле булачак. Тулырак мәглүмат белән республиканың урман хуҗалыгы сайтында танышырга мөмкин.