Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның яңа срокка тәкъдим ителү карарын хуплады. Ул билгеләп үткәнчә, ил өчен шушы авыр вакытта Президент Россия һәм аның халкы өчен берләштерүче көч булып тора.
«Владимир Владимирович ярдәме белән Татарстан бүген илнең алдынгы төбәкләренең берсе.Федераль программалар буенча без юллар, мәктәпләр, хастаханәләр, заводлар төзибез. Бу яңа эш урыннары, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Дәүләт башлыгы җитәкчелегендә илебез алга таба да ныгыячак дип ышанам!Диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.