Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көне белән тәбрикләде — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Төп яңалык

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көне белән тәбрикләде

08.02.2024
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия фәне көне белән тәбрикләде

Хөрмәтле хезмәттәшләр!

Сезне – Татарстанның фәнни җәмәгатьчелек вәкилләрен – Россия фәне көне уңаеннан тәбриклим.
Россия фәннәр академиясе 300 еллык юбилеен билгеләп үтә торган агымдагы елда әлеге бәйрәм аеруча зур әһәмияткә ия. Академия исеменә юлланган күпсанлы котлауларга кушылам һәм аның коллективына Ватаныбыз мәнфәгатьләрендә зур уңышлар телим.

Новости СМИ2

Кеше капиталы, яңа белемнәр һәм технологияләр – социаль-икътисадый алгарышка этәргеч бирүче бәрәкәтле көч. Нәкъ менә шуңа да 2024 ел Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде.
Фәнни хезмәткәрләргә төрлечә дәүләт ярдәме күрсәтү – безнең өстенлекле бурычларыбызның берсе.

Мондый эш күркәм нәтиҗәләр бирә. Татарстанның биш югары уку йорты Стратегик академия лидерлыгы программасында катнаша. Республикада нефть чыгару өлкәсендә дөньяда киң танылган фәнни үзәкләрнең берсе, алдынгы алты инженерлык мәктәбе эшчәнлек алып бара. Күптән түгел Президент Владимир Владимирович Путин катнашуында дөньякүләм дәрәҗәдәге «Югары нефть мәктәбе»нең университет кампусын ачу тантанасы булып узды. Ул дәүләт һәм хосусый эшкуарлык арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек, зур бизнесның югары социаль җаваплылыгы үрнәге булып тора.

Татарстан «Студентлар стартабы» федераль конкурсында җиңүчеләрнең гомуми саны ягыннан Россия төбәкләре арасында алдынгылар сафына, ә Төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында, фәкать Мәскәүдән генә калышып, икенче урынга чыкты.
Республиканың уңышларына, һичшиксез, безнең академик җәмәгатьчелек саллы өлеш кертте.

Новости СМИ2

Технологик бәйсезлеккә ирешү кебек ил өчен гаять мөһим стратегик максатны үтәүгә юнәлтелгән фәнни-техник өлкәдәге сезнең төп казанышларыгыз әле алда дип ышанам. Сезгә нык сәламәтлек һәм иминлек, һөнәри эшчәнлектә яңа фикерләр, кыю ниятләр һәм башлангычлар, күркәм фәнни нәтиҗәләр телим.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Яңалыклар (25.01.24)

Яңалыклар (08.02.24)

Хәерле көн, Татарстан! (25.01.24) Әңгәмәдәш — студент Дилияр Борһанов

Хәерле көн, Татарстан! (08.02.24) Техник фәннәр докторы -Нияз Хисмәтов, Россиядә беренче татар кавер төркеме — Мингазов бэнд

«Авыл сулышы» сәхифәсе

«Авыл сулышы» сәхифәсе

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+