Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов быел узачак Сабан туе көннәрен раслады. Тиешле указ Татарстан җитәкчесенең рәсми порталында бастырылды.Әйтик, республиканың район үзәкләрендә һәм авылларында татар халык бәйрәме 8-9 июньдә, Яр Чаллыда — 15 июньдә, башкалабыз Казанда 23 июньдә уза.
Әлеге Даталар «җирле үзидарә органнары тәкъдимнәрен исәпкә алып» билгеләнгән.