Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кандидатны теркәү өчен республиканың Үзәк сайлау комиссиясенә документлар тапшырды. Сайлаулар 13 сентябрьдә узачак.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Татнефть»АҖ Директорлар советы утырышын уздырды. 2020 елның беренче яртыеллыгында бюджет үтәлеше нәтиҗәләрен карадылар, август аена бюджетны расладылар. Татинвестнефтехимхолдинг Директорлар советы утырышында да беренче яртыеллык нәтиҗәләрен ясадылар. Шунда ук берничә инновацион проект каралды.
Рөстәм Миңнехановка «Газпром Межрегионгаз Казан» АҖнең яңа генераль директорын тәкъдим иттеләр. Ул-Ринат Сабиров, моңа кадәр республика Президенты ярдәмчесе вазифасында иде. Аны коллективка премьер-министр Алексей Песошин тәкъдим итте.
Татарстан Эчке эшләр министрлыгы коллегиясендә ярты еллык эшкә йомгак ясадылар. Анда Алексей Песошин катнашты. Ярты ел эчендә республикада җинаятьләр саны 10% ка арткан, шул ук вакытта җинаятьләрне ачу саны 15% ка арткан . Быел эчке эшләр министрлыгы җинаятьчелеккә каршы һәм яшьләрне җинаятьчел төркемнәргә җәлеп итүгә каршы эшен активлаштырган.