Бүген, 1 нче мартта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның 65 яшьлек юбилей көне.
Татарстан халкы мөрәҗәгатьләренә һәрдаим игътибарлы, көчле лидер атнаның җиде көнен, тәүлек әйләнәсе диярлек республика мәнфәгатьләрен кайгыртуга багышлый. Рөстәм Миңнеханов быел илнең төбәкләр җитәкчеләре рейтингында беренче өчлеккә, ил җитәкчеләренең медиарейтингында унлыкка керде. Әлеге уңышлар шәхси дәрәҗә өчен түгел, ә республикабызны таныту максатыннан эшләнә. Рөстәм Миңнеханов республикага берничә дистә ел хезмәт итә – башта Биектау районы башлыгы, соңрак Татарстан финанс министры, премьер-министр булып эшләде. 2010 елдан — Татарстан Президенты.
Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә Рөстәм Миңнеханов “Россия – Ислам дөньясы” стратегик алгарыш төркемен, илнең төзелеш, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм архитектура буенча буенча Дәүләт Советы комиссиясен, Россиянең инновацион төбәкләр Ассоциациясе Советын җитәкли. Автомобиль узышлары буенча спорт мастеры, хоккейга тугры җанатар, икътисад фәннәре докторы.
«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе Рөстәм Миңнеханов адресына юлланган күпсанлы котлауларга кушыла һәм «Президент» фильмының премьерасын тәкъдим итә. Фильм бүген Россия 24/Татарстан каналында иртәнге сәгать сигездә күрсәтелде. Кичке алтынчы яртыда һәм тугызда кабатлап бирелә. Безнең телерадиокомпания журналистлары Президентның эш көне ничек узуын, гадәттә нинди үзенчәлекләр кадр артында калуын күрсәтте.