Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов хәер-фатыйхасы белән ачылган тәүлек әйләнәсе эшли торган балалар каналына 2 ел тулды.
Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы туган көненә багышланган «ШАЯН ONLINE» бәйрәм концертын оештырды. Бәйрәм чарасында «Сәйлән» балалар телевизион татар җыры фестивале лауреатлары чыгышы һәм «Балачак җыры» бәйгесендә катнашып, җиңү яулаган 5 клип тәкъдим ителде. Махсус кунак буларак Эльмира Калимуллина, Илгиз Мөхетдинов, Зәринә Вилданова һәм Илгиз Шәйхразиев катнашты