Татарстан Республикасы коронавирус белән бәйле чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчте. Мәйданы 800 кв. метрдан артмаган, аерым керү урыны һәм килүчеләр өчен уңайлы булган вак сату объектларын ачуга рөхсәт бирелде. Шулай ук балалар һәм спорт мәйданчыклары ачылды. Бу хакта тулырак мәгълүмат хәбәрчеләребез язмасында.
Әнә шулай яшь спортчылар Казанның «Сосновая роща» паркында рәхәтләнеп футбол уйный. Пандемия шартларында килеп чыккан чикләүләр артта калды. Татарстан Республикасы хөкүмәте коронавирус таралуга бәйле рәвештә элек кертелгән кайбер чикләүләрне бетерә торган Карар чыгарды. Моннан тыш, азык-төлек сатмаган 800 квадрат метр мәйданлы кибетләр дә эшли башлады. Ә менә Татарстанның эре сәүдә үзәкләрен, кинотеатрлар, төнге клублар һәм күңел ачу биналарын ачуга әлегә рөхсәт юк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина: «Бу мәсьәлә белән бәйле сорауларга 10 июльдән соң гына анык җавап бирә алачакбыз.»
Чикләүләр өлешчә генә бетерелде. Элеккечә кибеттә һәм җәмәгать транспортында шәхси саклану чараларын куллану мәҗбүри .
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков: «Кертелгән чикләүләрнең һичшиксез файдасы булды. Медицина хезмәткәрләре өчен дә, халыкның үзе өчен дә кирәк иде.»
Карарның яңа редакциясендә шулай ук 29 июньнән 12 июльгә кадәр 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә үзизоляция режимын катгый үтәү турында турыдан-туры күрсәтмә дә бар.
Мөршидә Җиһан, Вадим Струминский, Дамир Мөхәммәтханов.