Җиңү көне символына әверелгән тасмаларны 10нчы майга кадәр волонтерлар тарата. Шул ук вакытта, «Кызыл канәфер» бөтенроссия хәйрия акциясе да башланды. Акция кысаларында волонтерлар урамда «Кызыл канәфер» тамгасын таратачаклар, ә җыелган барлык акча Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга медицина ярдәме өчен тотылачак . Акция 2024нче елның 22нче июненә кадәр дәвам итә.