Кайгылы хәбәр. Танылган шагыйрь, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, безнең хезмәттәшебез, Татарстан радиосының әдәби-сәнгать тапшырулары мөхәррире Рөстәм Габдрахман улы Фәйзуллин 70 нче яшендә вафат булды. Әдәбият сөючеләр аны Акьегет псевдонимы аша беләләр.
Рөстәм Фәйзуллин Балык бистәсе районының Балтач авылында туган. 1974 нче елдан бирле аның язмышы Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе белән бәйле. Ул күп еллар дәвамында әдәбият-сәнгать программалары редакциясен җитәкләде, бай аудиоязмалар фондын бөтен нечкәлекләре белән белә иде. Берничә шигырь җыентыгы авторы. Татарстан дәүләт телерадиокомпаниясе җитәкчелеге һәм коллективы хезмәттәшебез һәм дустыбыз гаиләсенең, туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Татарстан радиосын тыңлаучы күп миллионлы аудитория һәм безнең өчен бу зур югалту. Мәрхүм туган ягында Балык бистәсе районының Балтач авылы зиратында җирләнәчәк.