Кайгылы хәбәр. 28 декабрьдә танылган тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат булды. Ул 40 елдан артык еллар Татарстан радиосында, опера һәм балет Академия театрында музыка тавыш яздыру режиссеры булып эшләде. Музыкаль алтын фондны баетуга зур өлеш кертте. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, күп кенә татар җырчыларының остазы Венера Ганиева белән 35 елга якын бергә гомер итте. Венера ханымның, мәрхүмнең туганнарының, якыннарының, иҗатташларының тирән кайгысын уртаклашабыз.